news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлбир Крганов Кемеровода "Зимняя вишня" үзәгендә һәлак булганнар рухына дога кылды

Россия мөселманнары Диния Нәзарәте җитәкчесе, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов Кемеровода булды.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Россия мөселманнары Диния Нәзарәте җитәкчесе, Мәскәү мөфтие Әлбир Крганов Кемеровода булды. Җомга намазыннан соң ул мөселманнар белән бергә "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә һәлак булганнар рухына дога кылды һәм аларның якыннарына сабырлык теләде. Бу хакта ИНТЕРФАКС хәбәр итә.

Мөселманнар лидеры сүзләренчә, булган хәл турында барыбыз да уйланырга һәм әйләнә-тирәдәге хәлләргә карата карашыбызны үзгәртергә, игътибарлы булырга тиешбез.

“Балаларның бернинди гөнаһлары юк, алар оҗмах кошлары. Изге китапта әйтелгәнчә, алар кыямәт көнне оҗмах капкасы төбендә ата-аналарын көтеп торыр. Сынаулар безгә көч бирсен”, - дип җиткергән Крганов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100