news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлбир Крганов Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең бәрәкәт китерәчәген әйтте

«Мәчет төзүне, әлбәттә, хуплыйм», — дип белдерде Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе.

Әлбир Крганов Казанда төзеләчәк Җәмигъ мәчетенең бәрәкәт китерәчәген әйтте
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 14 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе, Мәскәү шәһәре, Үзәк төбәк һәм Чувашстан мөфтие Әлбир Крганов Казанда төзелергә тиешле Җәмигъ мәчетенең башкалада бәрәкәт арттырачагын сөйләде.

«Мәчет төзүне, әлбәттә, хуплыйм. Аллаһы йорты төзелү бәрәкәт арттыра. Китапларда да „Аллаһы Тәгалә күк йөзен йолдызлар белән бизәгән шикелле, җир йөзен үзенең йортлары белән бизәгән“, — дигән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисендә дә: „Азаннар ишетелеп торган манаралардан, азан әйтелгән җирдән шайтаннар курыккан хәлдә качып китә“, — диелгән», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Әлбир Крганов архитекторлар мәчетне төзегәндә татар алымнарын да кулланыр дип ышана.

«Казанда бу олы мәчетнең төзелүе Идел буендагы Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына да багышланган була. Архитекторлар бу мәчетне Болгар һәм татар стилендә ясарлар, дип көтеп торам. Гарәпләр, төрекләрнең дә стильләре матур. Ләкин үзебезнең зәвыкны югалтасы түгел иде», — дип белдерде Россия мөселманнары Дини Мәҗлесе рәисе.

Аның күзаллавынча, Җәмигъ мәчете заман таләпләренә туры килгән мәгърифәт, мәдәният үзәге дә булырга тиеш.

«Ул намаз укый торган урын гына түгел, ә яңа заманча мәдәният, мәгърифәт үзәге булырга тиеш. Анда Татарстан мөфтиятенең кунакларын кабул итү, мөселман хатын-кызлары өчен аралашу, форумнар үткәрү, түгәрәкләр оештыра торган, яшьләр күрешә торган урын булсын иде», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100