news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлбир Крганов: Фәрит Гыйбатдинов егетләр һәм кызларны лидерлыкка өйрәтеп калдырды

Чувашиядә Татар милли-мәдәни автономиясенең элеккеге рәисен якты һәм көләч кеше буларак искә алдылар.

Әлбир Крганов: Фәрит Гыйбатдинов егетләр һәм кызларны лидерлыкка өйрәтеп калдырды
Зилә Мөбәрәкшина

(Чувашия, 1 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия мөселманнарының Дини җыены рәисе, Мәскәү мөфтие, Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов фикеренчә, Татарстан һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдинов үзеннән соң күп кенә егет-кызларны лидерлыкка өйрәтеп калдырган.

«Күп кешеләр лидер дигән сүзне ярата. Лидер исеменә үзеннән соң лидерларны калдыра торган кешене атый алабыз. Фәрит абый — шуларның берсе иде», — диде ул Фәрит Гыйбатдиновны искә алу кичәсендә.

Әлбир Крганов Фәрит Гыйбатдинов кабере янында дога кылганда яшьләрен тыеп калганын сөйләде. «Бергә үткән юллар әле дә күз алдында. Зурланмады, тәкәбберләнмәде. Милләт белән динебез күтәрелеш алган вакытта алга чыгып басмады», — ди ул.

«Фәрит абый диннең милләтне тартып барганлыгын аңлый иде. Аңлашу нәтиҗәсендә Чувашиядә мәчет-мәдрәсә төзелде, ул җитәкләгән автономия тарафыннан күп программалар эшләнде. Шушы планканы төшерәсе түгел иде», — дип теләген әйтте ул.

Искә алу кичәсендә Фәрит Гыйбатдиновның балалары, тормыш иптәше Вәгыйзә Гыйбатдинова, әнисе, хезмәттәшләре, дуслары җыелган иде. Кичәдә Коръәннән догалар укылды һәм мөнәҗәтләр әйтелде.

«Фәрит абый Бөтендөнья татар конгрессының терәге, ике көннең берендә юлда булыр иде. Аның кебек актив кешеләр сирәк. Ул, чын мәгънәсендә, безнең чорның батыр кешесе булды», — диде шагыйрь, Муса Җәлил премиясе лауреаты Булат Ибраһим.

Чувашия мәдәният министрлыгы вәкиле Эдуард Краснов Фәрит абыйның татар телен саклау һәм үстерү өчен күп хезмәт куйганын билгеләп үтте. «Аның җитәкчелегендәге „Мишәр“ ансамбле бөтен төрки дөньяга танылды. Ул кайтарган борынгы музыкаль-бию композицияләре Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле репертуарына кертелде», — диде ул.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Аксаков Фәрит Гыйбатдиновны татар халкының иң талантлы улларының берсе дип искә алды. «Хәтеремдә якты, көләч кеше булып калды», — диде ул һәм Фәрит Гыйбатдиновның әнисе Зәйнәп ханымга Рәхмәт хатын тапшырды.

Әлбир хәзрәт Крганов кичә ахырында мәрхүмнең башка регионнарда яшәгән татарларга дин белән гореф-гадәтләрне бергә алып баруны яктырта алуын искәртте. «Хәзер туктап калырга ярамый, яшьләрне кызыктырырлык итеп, киләчәкне күзаллап эш итү мөһим», — диде ул.

Татарстан һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чувашия Республикасы Комсомол районындагы сәнгать мәктәбе директоры, Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов 2020 елның июль аенда вафат булды. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100