news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлбир Крганов: экстремистлар Россиядәге ислам дине эшлеклеләрен үз ягына аудара

Әлбир Крганов сүзләренчә, «ислам мохитендә бердәмлекне какшаткан элеккеге реформаторларны популярлаштыру юнәлешендә дә системалы эш алып барыла».

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Ислам экстремистлары һәм радикаллары Россиядәге дин эшлеклеләрен дә үз ягына аудара. Бүген Пятигорскида Яшьләр этноконфессиональ форумын ябу тантанасында РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, мөфти Әлбир Крганов шул хакта хәбәр итте.
 
«Без илебездәге кайбер дин эшлеклеләренең әлеге структуралар тарафыннан яллануын аңларга тиеш... Кызганычка, дөрес булмаган әлеге юнәлешкә яшерен рәвештә һәм ачыктан-ачык ярдәм күрсәтүче вәкилләр дә бар», - диде ул.
 
«Әгәр элек безгә тыштан һөҗүм итсәләр, бүген эчтән таркату эше алып барыла. Галимнәребезнең дәрәҗәсен төшерәләр, аларның абруена тап төшерергә тырышалар. Шул ук вакытта гади халык алдына «кемгә иярергә соң?» дигән сорау килеп баса», – диде ул.
 
Аның сүзләренчә, «шулай ук ислам мохитендә бердәмлекне какшаткан элеккеге реформаторларны популярлаштыру юнәлешендә дә системалы эш алып барыла».
 
Пятигорскида Яшьләр этноконфессиональ форумы халыкара ислам миссиясе башлангычы белән 17-19 март көннәрендә үтә.
 
 
 
 
 
 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100