news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлбир Крганов: Чыгарылыш сыйныф укучылары дүрт юллык татар шигырен укып бирә алмый

Мөфти белем бирүне хәзерге вакытта иң мөһим һәм кирәкле фактор дип атады.

(Казан, 2 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия мөселманнарының Дини җыены рәисе, Мәскәү мөфтие, Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов тугыз-унберенче сыйныф укучыларының дүрт юллык татар шигырен укып бирә алмауларын әйтте.

«Мәктәпләрнең укыту дәрәҗәсе бик түбән, чыгарылыш сыйныф укучылары дүрт юллык татар шигырен укып бирә алмый. Бу күренеш киләчәккә өмет уятмый. Татарстан югары уку йортлары Россиядә зур татар авылларының мәктәпләрен шефлыкка алсалар, бик тә файдалы, зур эш булыр иде», — дигән теләген әйтте ул Фәрит Гыйбатдиновны искә алу очрашуында.

Хәзрәт мәдрәсәләрнең тәртибе дә үзгәрүен әйтте. «Мәдрәсә эчендә мәдрәсә рухы юк. Офис, контора шикелле, кеше уңга-сулга суккаланып йөри. Мисал өчен, Бохара мәдрәсәсенә барып карагыз әле. Ишегеннән атлауга ук башка мохит икәнлеге күренә. Анда шәкертләр чабып йөрми, әдәп, тәртип, юл бирү, читкә борылу — бөтенләй башка рух», — диде ул.

Әлбир Крганов белем бирүне хәзерге вакытта иң мөһим һәм кирәкле фактор дип атады. «Әгәр дә без егет-кызларыбызны дини тәрбия һәм гореф-гадәтләрне сеңдереп, ныклы фикерле итеп үстерә алмасак, артта калачакбыз», — ди ул.

«Бездә шәкерт мәдрәсәгә килә, аңа берничә мең стипендия түләнә, ләкин ул бүлмәсен җыештырмый, ашарга пешерми — әзердән-бәзергә йөри. Шундый шартларда биш ел укыган шәкертне, рәхәткә өйрәнгәннән соң, гап-гади авылга мулла булып җибәрегез әле, барыр микән ул анда?» — дип сорау бирде хәзрәт.

Әлбир Крганов фикеренчә, университетлардан галимнәр килеп, балалар белән эшләп, булдыклы егет-кызларны сайлап, югары уку йортына юл күрсәтсәләр, нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100