news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Әлбәттә” фәнни проектында укучыларны күбесенчә тел һәм тарих темалары җәлеп иткән

Җитәкче Илдар Әюпов проектның өченче сезоны әзерләнүе турында әйтте.

(Казан, 16 март, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). “Әлбәттә” фәнни-популяр проекты җитәкчесе Илдар Әюпов укучылар арасында киң таралган темалар булып тел һәм тарихны әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә Штаб резиденциясендә узган “Мәгърифәтчелек проектлары ничек эшли?” дискуссиясе алдыннан сөйләде.

"Бездə шактый лекцияләр чыкты. Иң популярлары – тарих һәм тел. Шулай ук укучыларда татарларның килеп чыгышы, Казанны алу, 20 гасыр башында нәрсә булган, тел үсеше кебек лекцияләр кызыксындыру уятты”, - диде ул.

“Әлбәттә” лекциясенең беренче сезонында татар фәне турында җәмәгатьчелек арасында аз танылу алган таныш галимнәрне чакырдым. Икенче сезонда инде узган ел үрнәгендә теләк белдергән белгечләр булды. Өченче сезон да кызыклы форматта үтәчәк: без темаларны билгелибез һәм шулар буенча сөйләргә теләгән кешене табачакбыз”, - диде җитәкче.

"Әлеге проектта татар фәнен күтәрәсем килде. Моннан тыш, мин балалар өчен “Әлифба” дигән мобиль кушымта булдырырга уйладым. Рус балалары өчен алар бик күп, ә менә татар баласы өчен ул менә дигән генә булды. Кушымтада сабый хәрефләрдән сүзләр төзергә өйрәнә”, - диде ул.

“Әлбәттә” — татар фәнен киң аудиториягә ирештерү максаты белән башлап җибәрелгән фәнни-популяр проекты.

Проект кысаларында хәзерге көн татар галимнәренең татар халкы тарихы, тел белеме, әдәбияты, сәнгате һәм фольклорына кагылышлы кыска видеолекцияләре тәкъдим ителәчәк.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100