news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ләззәт Хәйдәров: «Интертат» яңалык алып килгән мәгълүмат чараларның берсе булып кала

«Интертат»та чыккан яңалыкларны «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында, радиода укыдылар, чөнки эксклюзив язмалар чыкты», - дип искә алды Татарстан Президенты матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары.

Ләззәт Хәйдәров: «Интертат» яңалык алып килгән мәгълүмат чараларның берсе булып кала
Михаил Захаров/архив

2002 – 2006 елларда «Интертат» беренче татар электрон газетасында эшләгән, хәзерге көндә Татарстан Президенты матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары Ләззәт Хәйдәров «Интертат»ны яңалык, яңарыш алып килгән мәгълүмат чараларның берсе булуын әйтте.

«Беренчеләрдән булып «Интертат»та онлайн матбугат конференцияләре туры трансляциядә күрсәтелә башлады. «Интертат» төп мәгълүмати агентлык дәрәҗәсендәге ресурска әйләнгән иде. Безнең яңалыкларны «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында, радиода укыдылар, чөнки эксклюзив язмалар да бездә чыга, басма газеталар да безнең хәбәрләрне күчереп бастырдылар», - диде ул «Интертат»ның 20 еллыгына багышланган әңгәмәдә.

Ләззәт Хәйдәровны «Интертат»ка курсташы Диләрә Максутова сәяси-иҗтимагый, икътисади темаларга язучы журналист буларак чакырган булган. «Аңа кадәр журналист булып эшләү тәҗрибәм юк иде», - диде ул.

«Министрлар Кабинеты, Президент катнашындагы чараларга йөрдем, Татарстан буйлап сәяхәтләргә чыктым. Журналист булып эшләү минем күзаллауны киңәйтте, аралашу осталыгына өйрәндем. Җитәкчеләргә беркатлы сораулар бирмәс өчен алар белән очрашуларга әзерләнеп килергә кирәк икәнен аңлый башладым», - ди Татарстан Президенты матбугат үзәге җитәкчесе урынбасары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100