news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Лазурные небеса» янындагы йортта эвакуацияләнгәннәр өчен кайнар туклану оештырганнар

«Лазурные небеса» торак комплексы янындагы йортта эвакуацияләнгәннәр өчен кайнар ризык һәм эчемлек тәкъдим итәләр.

«Күршеләр, волонтерлар һәм Татарстанның гади кешеләре уртак көч белән», – дип сөйләделәр «Татар-информ» хәбәрчесенә вакытлыча урнаштыру пунктын оештыручылар.

Битараф булмаган кешеләр чәйнек, кайнар ризык белән савытлар, чәй һәм кофе китерде.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Казанда 8 беспилотник очып килүе теркәлгән – берсе предприятиегә, алтысы торак йортка, берсе елга өстенә.

news_right_1
news_right_2
news_bot