Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лавров Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиленә министрлык бүләген тапшырды

Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров Татарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга «Халыкара хезмәттәшлеккә өлеш керткән өчен» билгесен тапшырды. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүләкләү тантанасы «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчелегенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илчеләре белән очрашуы алдыннан Россия Тышкы эшләр министрлыгы йортында узды.
Тантанада Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз