Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лавров Россиянең 2 июньдә Истанбулда узачак Украина белән сөйләшүләргә әзер булуын әйтте
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия Украина белән конфликтны җайга салуның барлык аспектлары буенча үз позициясен бәян итеп меморандум әзерләде һәм аны алдагы дүшәмбе, 2 июньдә, Истанбулда планлаштырылган турыдан-туры сөйләшүләрнең икенче раунды барышында тәкъдим итәргә әзер. Бу хакта РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров хәбәр итте.
Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы сүзләренчә, ике ил делегацияләре арасында яңадан торгызылган сөйләшүләрнең беренче раунды 16 майда АКШ, Согуд Гарәбстаны һәм Төркия ярдәме белән узды. Истанбулдагы очрашу барышында яклар үз позицияләрен теркәүче документлар әзерләргә килештеләр, шулай ук «1000гә 1000» форматында әсирләр белән алмаштылар.
Лавров Россия ягы тиешле меморандумны оператив рәвештә эшләде һәм аны Украина вәкилләренә тапшырырга гына түгел, ә аның барлык пунктлары буенча аңлатмалар бирергә ниятли, дип ачыклык кертте. РФ делегациясен, элеккеге кебек үк, РФ Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский җитәкләячәк.
Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Төркиягә сөйләшүләргә мәйданчык биргән өчен һәм тышкы эшләр министры Хакан Фиданга илнең арадашчылыкны дәвам итәргә әзерлеген раславы өчен рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз