news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лавров Россия тышкы эшләр министры вазифасыннан китәчәк дип фаразлыйлар

Чыганак сүзләренчә, Лавров отставкага киткән очракта, ул Россия Куркынычсызлык советында югары вазифада булачак.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Лавров тышкы эшләр министры вазифасыннан китәргә тели, дип хәбәр итә RTVI телеканалы үз чыганакларына сылтама белән.

“Аның күптән китәргә теләве беркем өчен дә сер түгел”, - дип сөйләгән телеканал чыганагы. Лавров Президент сайлауларына кадәр Владимир Путин үтенече буенча эшләгән.

Тышкы эшләр министры вазифасына министрның хәзерге урынбасарларының берсе яки Президент администрациясе вәкиле билгеләнергә мөмкин.

Чыганак сүзләренчә, Лавров югары вазифада булачак, мисал өчен - Россия Куркынычсызлык советында.

news_right_1
news_right_2
news_bot