Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лавров: Путин Казандагы саммитта Украина низагын көйләүдә партнерларның адымнарын бәяләде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россия Украина низагын җайга салу өчен Кытай, Бразилия һәм аның башка стратегик партнерлары тарафыннан күрелә торган адымнарны югары бәяли. РФ Президенты Владимир Путин Казанда узган БРИКС саммитында шулай дип белдерде, диде РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров.
«Владимир Владимирович безнең әлеге низагны җайга салу буенча тыныч юллар эзләүдә Кытай, Бразилия һәм Глобаль Көньяктагы башка стратегик партнерларыбызның омтылышын югары бәяләвебезне раслады. Әлбәттә, Зеленскийның сөйләшүләрдән баш тартуына бәйле яхшы таныш булган фактлар да китерелде», - диде ул журналист Павел Зарубинга.
Министр Россиянең диалогка әзер булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта, Украина сөйләшүләр «инде була дигәндә генә» берничә тапкыр үз сүзеннән кире кайтты.
Белоруссия Президенты Александр Лукашенко элегрәк белдергәнчә, низагның тәмамлануы Көнбатышка түгел, ә союздашлары басым ясый алмаган Украина Президенты Владимир Зеленскийга бәйле була башлады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз