news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сергей Лавров армия, флот һәм Һава-космик көчләрне Россиянең союздашлары дип атады

Армия, флот һәм Һава-космик көчләр элеккечә үк Россиянең союздашлары булып кала. РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров «Рособоронэкспорт» акционерлык җәмгыятенең 25 еллыгы уңаеннан «Военная приемка» программасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Без армия һәм флот элеккечә үк Россиянең ике союздашы булуын еш искә төшерәбез, әмма боларга, һичшиксез, Һава-космик көчләрне дә өстәргә кирәк», – дип белдерде дипломат дөньядагы вазгыятькә карата үз фикерен.

Шул ук вакытта, РФ тышкы эшләр министры «Рособоронэкспорт»ны «халыкара мөнәсәбәтләрне демократлаштыру эшендә Россиянең союздашы» дип бәяләде.


Россиянең бердәнбер ике союздашы – аның армиясе һәм флоты турындагы гыйбарәнең авторы Россия императоры Александр III булган дип язалар, ләкин ул бердәнбер чыганакта – бөек кенәз Александр Михайлович истәлекләрендә генә телгә алына. Император үзе 1891 елда Германиянең үсә барган куәтенә каршы юнәлдерелгән һәм булачак Антантаның башында торган Франция белән берлек төзи.

news_right_1
news_right_2
news_bot