news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лавров һәм Чавушоглу Анкарада сөйләшүләр алып барачак

Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы 13-14 августта Төркия башкаласында булачак.

(Казан, 9 август, “Татар-информ”). Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы 13-14 августта Төркия башкаласында булачак. Бу хакта "Анадолу"га Россия Тышкы эшләр министрлыгы рәсми вәкиле Мария Захарова хәбәр иткән.

Төркия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы Мевлют Чавушоглу чакыруы буенча Лавров халыкара оешма карамагындагы Төркиянең Даими вәкилләре һәм илчеләре киңәшмәсендә катнашачак.

“Әлеге сәфәр кысаларында Россия Тышкы эшләр министрлыгы башлыгы илчеләр киңәшмәсендә чыгышы, шулай ук Төркия Тышкы эшләр министры белән сөйләшүе планлаштырыла. Моннан тыш, министрлар ике яклы сәүдә-икътисади элемтәләрне алга таба үстерү белән бәйле мәсьәләне караячак. Биредә игътибар төп проектларны - энергетика, аерым алганда “Төркия агымы” газ үткәргече төзелешен, “Аккуй” АЭС корылмасын тормышка ашыру мониторингына биреләчәк”, - ди Россия Тышкы эшләр министрлыгы рәсми вәкиле.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot