news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лавров Кырымның Россиянеке булуы турындагы теманы башка куертмаска чакырды

Россия Федерациясе тышкы эшләр министры бу хакта Италиянең Libero газетасына биргән интервьюсында белдерде.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ»). Кырым Россиянең бер өлеше булып тора, һәм бу теманы бүтән куертырга кирәкми. РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров Италиянең Libero газетасына биргән интервьюсында шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Бу тема бөтенләйгә ябылды. Кырым халкы үз ихтыярын белдерде һәм тыныч юлны сайлады. Боларның барысы да безгә ярымутрауда гражданнар сугышын булдырмый калырга мөмкинлек бирде», - дип искәртте Лавров.

Ярымутрауны Россиягә кушу турында референдум 2014 елда узды. Күпчелек Кырымның Украинадан аерылуын яклап тавыш бирде.

Моңа кадәр Украинаның инфраструктура министры Владимир Омелян Кырымга күпер төзүне туктату өчен Россиягә карата яңа санкцияләр кертергә тәкъдим иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100