Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Лавров Казанда дипломатлар форумында катнашучыларга: Диалогны үстерергә кирәк
Казанда узучы яшь дипломатлар глобаль форумы бүгенге халыкара вазгыятьтә илләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне саклауда гаять зур роль уйный. Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров форумда катнашучыларга үз мөрәҗәгатендә шундый фикере белән уртаклашты.
«Бүген диалогтан качарга түгел, ә үстерергә кирәк. Күп тапкырлар әйтелгәнчә, дөнья күләмендәге барлык проблемаларны да халыкара хокук нормалары нигезендә көчләрне берләштергәндә генә хәл итәргә мөмкин. Бу җәһәттән дипломатиянең роле арта. Аны читкә тибәрергә омтылган, ә гегемония һәм агрессия өскә калыккан урыннарда нәтиҗәләр аяныч була», - дип билгеләп үтте Лавров.
«Халыкара аренада бер-береңдә ышаныч һәм үзара аңлашу атмосферасын саклауда безнең очрашу да гомуми эшкә үз өлешен кертә. Инде традициягә әверелеп, алар яшь дипломатлар, хакимият вәкилләре һәм экспертларның формаль булмаган аралашу мәйданчыклары челтәрен үстерүгә йөз тоткан горизонталь дипломатия концепциясенә таяна», - дип искәртте Россия тышкы эшләр министры.
Лавров шулай ук форум программасының бай булуын һәм Халыкара яшь дипломатлар ассоциациясенә яңа әгъзалар кабул итү тантанасы аеруча истә калырлык вакыйга булачагын әйтте.
Очрашуның ахырында дипломат форумда катнашучыларга кызыклы дискуссияләр һәм нәтиҗәле эшчәнлек, шулай ук Татарстанның уникаль мәдәнияте белән танышуларын теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз