Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лавров: Казан саммитыннан соң БРИКС ныгыды
2024 елның октябрендә Казанда узган саммиттан соң БРИКС оешма буларак ныгыды. Бу хакта Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Россия дипломатиясенең узган елгы эшчәнлеге йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә әйтте.
«Әлбәттә, бу БРИКС та, ул Казан саммитыннан соң тагын да ныгыды. Индонезия тулы хокуклы әгъза булды, Россия рәислеге вакытында без аны актив хупладык. Тагын сигез ил партнер дәүләт булды», – диде министр Россия-Кытай партнерлыгы нигезендә булдырылган структуралар турындагы сорауга җавап биреп.
БРИКС кебек берләшмәләрдә хезмәттәшлек консенсус нигезендә үсә, әмма Россия-Кытай тандемы катнашучы илләр үсешенә мөмкинлек бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз