news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лавров Ислам хезмәттәшлеге оешмасы яшь дипломатлары форумында катнашучыларны сәламләде

Ислам цивилизациясе дәүләтләре белән үзара файдалы хезмәттәшлекне ныгыту һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән диалогны үстерү Россия тышкы сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Бу хакта Казанда узучы Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең X Яшь дипломатлар форумында катнашучыларга юллаган сәламләү сүзендә РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров белдерде.

«Безнең арада тотрыклы, конструктив сәяси диалог корылган. Икътисад, мәдәният, мәгариф һәм фән өлкәләрендә хезмәттәшлек актив үсә. Безнең халыклар арасындагы дуслыкны, ышанычны һәм үзара аңлашуны саклауга сезнең форум да үз өлешен кертә. Анда катнашучыларның географиясе киңәюен дәвам итә», – дип ассызыклады ул.

Хәзерге вакытта ислам дөньясының бердәмлеген тәэмин итү бурычы аеруча зур әһәмияткә ия, дип өстәде Лавров.

news_right_1
news_right_2
news_bot