Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Лавров Әр-Риядта Россия һәм Америка арасындагы сөйләшүләрнең нечкәлекләрен сөйләде
Россия Америка Кушма Штатлары белән Кара диңгездә суднолар йөреше иминлеге мәсьәләләре буенча фикер алышты. Россия Кара диңгез инициативасын барысы өчен дә кулайрак формада яңарту яклы. Бу хакта Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Беренче каналга биргән интервьюсында әйтте һәм Эр-Риядта ике делегациянең сөйләшүенең нечкәлекләрен атады.
Бу очрашуда Россия Штатлардан сөйләшүләрдә ике төрле фикерләргә юл куймаска, шулай ук аларның Кара диңгез инициативасын яңарту теләге буенча Украина хакимиятенә ышанмаска чакырды, дип өстәде Лавров.
Лавров аңлатканча, Россиядә ашлык һәм ашламалар базарыннан «безне беркем дә читләштерергә тырышмаслык итеп», аны алдан белеп була торган итеп күрергә телиләр. Аның сүзләренчә, бу мәсьәләдә эш законлы табышка гына түгел, ә Африканың азык-төлек иминлегенә дә кагыла.
Россия һәм БМО арасындагы Россия ашлыгын һәм ашламаларын экспортлау турындагы меморандумга килгәндә исә, ул гамәлдә булуын дәвам итә. Шулай ук, оешманың генераль сәркатибе Антониу Гутерреш һәм аның вәкилләре Кремль белән даими элемтәдә һәм ярдәм итәргә телиләр, дип өстәде Россия тышкы эшләр министры.
Кара диңгез инициативасын 2022 елның 22 июлендә Россия, Төркия, Украина һәм БМО имзалады. Килешү нигезендә, Украина ашлыгын Кара диңгез буенча чыгару, шулай ук Россиядән азык-төлек һәм ашламаларны дөнья базарларына экспортлау буенча чикләүләрне бетерү күздә тотылган иде. Россиягә карата килешенгәннәр үтәлмәде, ахыр чиктә Мәскәү бу килешүдән 2023 елның 18 июлендә чыгып китте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз