news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
“Лауреат Нобелевской премии Абдус Салам” хезмәте танылган Пакыстан галименә багышлана
Йолдыз Хәлиуллинның “Лауреат Нобелевской премии Абдус Салам” китабының яңартылган варианты яналыкларга бик бай
Скопировать ссылку
(Казан, 10 апрель, “Татар-информ). Татарстан Фәннәр Академиясенең “Фән” нәшриятында Йолдыз Хәлиуллинның “Лауреат Нобелевской премии Абдус Салам” дигән китабының тулыландырылган варианты дөнья күрде. Тиздән аның исем туен уздыру күздә тотыла.
Китап, атом структурасының “стандарт моделен” төзүчеләрнең берсе булган дөньякүләм танылган мөселман галиме Абдус Саламның тормышы һәм эшчәнлеге турындагы рус телендәге фәнни-популяр язмаларны үз эченә ала.
Басманың авторы — бик күп еллар пакыстанлы галим-физикның биографиясен өйрәнгән Йолдыз Хәлиуллин. Ул Абдус Саламның Англиядә һәм Пакыстанда яшәүче туганнарын табуга ирешә. Шул ук вакытта ул Триест шәһәрендәге (Италия) мәшһүр галим нигез салган һәм бүгенге көндә аның исемен йөрткән Теоретик физика халыкара фәнни үзәгендә булып кайта.
Әйтергә кирәк, китапның беренче басмасын тәкъдир итү чаралары Казанда һәм Мәскәүдә, Дубнада һәм Оксфордта узган иде. Моннан тыш, әлеге басманың киң җәмәгатьчелек тарафыннан да яратып кабул ителүен билгеләп үтәргә кирәк. Китапның тулыландырылган соңгы варианты да укучыларда кызыксыну уятмый калмас дигән өметтә кала автор.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot