news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Латвиядә «Татар-информ»ны һәм Россиянең тагын сигез интернет-ресурсын блоклаганнар

Латвиядә «Татар-информ»ны, Дәүләт Думасы сайтын һәм Россиянең тагын җиде интернет-ресурсын блоклаганнар. Мондый карарны Электрон массакүләм мәгълүмат чаралары буенча илкүләм совет кабул итте, дип хәбәр итә бу илнең хөкүмәт басмасы Latvijas vēstnesis.

Мәгълүмат агентлыгы сайтыннан тыш, Дәүләт Думасы һәм Халыкара эшләр буенча Россия советы сайтлары, шулай ук «Россия в глобальной политике» журналы һәм «АфтерШок» порталы блокланган.

Электрон массакүләм мәгълүмат чаралары буенча совет үзенең карарын башка дәүләт учреждениесенең бәяләмәсенә сылтама белән аңлата. Әлеге учреждение санап үтелгән интернет-ресурсларның эшчәнлеге Латвия җәмгыятенең бердәмлегенә һәм Украинага күрсәтелгән ярдәмгә тискәре йогынты ясарга мөмкин, шулай ук әлеге ресурсларда урнаштырылган мәгълүматлар Латвиянең бәйсезлегенә, суверенитетына һәм территориаль бөтенлегенә каршы юнәлдерелгән, дигән нәтиҗәгә килгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot