Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Латвиядә яшәүче татарлар һәм башкортлар Ригадагы мөселман зиратларын җыештырган
Өмәләрне алар биредә елына ике тапкыр уздыра.
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Латвиядә гомер итүче татарлар һәм башкортлар Риганың «Микеля» һәм «Яунциемс» мөселман зиратларында өмә уздырды. Биредә зиратларны җыештырып карап тору эше Латвиянең Зөфәр Зәйнуллин рәислегендәге “Чишмә” татар-башкорт мәдәни оешмасы башлангычы белән елына ике тапкыр даими башкарыла.
Өмәдә Латвия татарлары, башкортлары гына түгел, дөньяның төрле милләт вәкиле – казах, рус, әзербайҗан, латыш, грузин һ.б. милләт кешеләре катнашкан. Киләсе өмә 2017 елның язында булачак.
Аерым алганда, Латвиядә беренче мөселман җәмгыяте 1902 елда барлыкка килгән. Ригада мөселман зираты 1890 елда “Микеля” зираты территориясендә ачылган. 1988 елда “Чишмә” җәмгыяте белән зиратның мөселман секторына хезмәт күрсәтү килешү нигезендә башкарыла.
1989 елда Рига шәһәре Думасы мөселманнарга “Яунциемс” районында ачылган зиратта җир участогы бүлеп бирә. Тагын бер мөселман зираты Латвиянең Даугавпилс шәһәрендә урнашкан.
2012 елдан бирле Латвиядә мөселман йолалары буенча җирләү закон нигезендә рөхсәт ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз