news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Латвиядә рус мәктәпләрен тулысынча латыш теленә күчерәләр

Латвия президенты мәктәптә белем бирүне тулысынча латыш теленә күчерү "яшьләрнең барысы өчен дә тигез мөмкинлекләр тудыра" дип исәпли.

(Казан, 2 апрель, "Татар-информ"). Латвиядә рус мәктәпләрен тулысынча латыш теленә күчерәләр. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

"Болай эшләү җәмгыятьне берләштерә, дәүләтне көчлерәк итә", - дип белдергән дәүләт башлыгы Раймондс Вейонис. 

Милли азчылык мәктәпләре реформасы расланган. Бу турыда Латвия президенты матбугат хезмәтенә сылтама белән  ТАСС хәбәр итте.

Вейонис фикеренчә, мәктәптә белем бирүне тулысынча латыш теленә күчерү "яшьләрнең барысы өчен дә тигез мөмкинлекләр тудыра". 

Моңа кадәр Россия Тышкы эшләр министрлыгы Латвия хакимиятен әлеге адым ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне катлаулыландырачак дип кисәткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100