news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Латвия татарлары татар һәм латыш әкиятләре китабы чыгарган

Китапка кергән һәр әкиятне ике телдә укырга мөмкин.

Латвия татарлары татар һәм латыш әкиятләре китабы чыгарган
Султан Исхаков

(Казан, «Татар-информ», 29 декабрь, Ләйсән Файзуллина). Латвиянең «Идел» татар җәмгыяте татар һәм латыш халык әкиятләреннән торган җыентык бастырган. Китапка 7 татар, 7 латыш әкияте кергән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына «Идел» җәмгыятенең җитәкчесе Ринат Ахунов хәбәр итте.

“Әкиятләр китабы ике милләтне: татар һәм латышларны бер-берсе белән таныштыру өчен чыгарылды. Ул сатуга куелмаячак, татарлар белән кызыксынучыларга, кунакларга бүләк итеп биреләчәк. Аңа кергән әкиятләр көлкеле дә, гыйбрәтле дә, алар яхшылыкка өйрәтә”, - диде Ринат Ахунов.

Җыентыкны Ләйсән Билалова төзегән. Татар халык әкиятләреннән китапка «Сандугач», «Кәҗә белән сарык», «Кем нәрсә ярата?», «Васыять», «Өч кыз туган», «Кемгә читенрәк?», «Яратмасаң тыңлама, ялганларга комачаулама» сайлап алынган. Латыш халык әкиятләрен пенсиядәге латыш теле укытучысы, китапның тәрҗемәчесе Александра Андреева барлаган. Җыентык Фәймә Турлай җитәкчелегендә төзелгән.

Татар-латыш әкиятләре китабы – 32 битле, юка тышлы, битләре төсле татар бизәкләре һәм иллюстрацияләр белән бизәлгән. Тиражы – 200 данә. Җыентык Рига думасы Мәдәният һәм спорт департаменты финанс ярдәме белән бастырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100