news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Латвия татарлары "Каз өмәсе" үткәрә

Рига шәһәрендә җирле "Идел" татар җәмгыяте "Каз өмәсе" бәйрәмен "Башкортлар корылтае" белән берлектә оештыра.

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ») Көннәр суыту белән быел да татар халкында матур йолага әверелгән каз өмәләре башлана. Ләкин хәзер бөтен кеше дә элекке кебек казлар асрамый, шуңа да карамастан, татарлар яшәгән авыл һәм шәһәрләрдә бу традиция "Каз өмәсе" бәйрәме буларак, татар милли гореф-гадәтләренә багышланган кичәләр рәвешендә дәвам итә.

Латвиянең Рига шәһәрендә җирле "Идел" татар җәмгыяте 12 ноябрьдә "Каз өмәсе" бәйрәмен уздырачак. Латвиянең милли-мәдәни оешмалар ассоциациясе бинасында әлеге бәйрәм программасы җирле "Башкортлар корылтае" белән берлектә үткәрелә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot