news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Латвия сеймы шәхси югары уку йортларында рус телендә укытуны тыйды

Латвиядә дәүләт теле булган латыш теленнән кала, бу уку йортларында Европа Берлегендәге рәсми телләрнең теләсә кайсысында укыту мөмкин.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ"). Латвия сеймы Югары белем бирү турындагы законга төзәтмәләрне кабул итте. Бу закон буенча шәхси югары уку йортларында һәм көллиятләрдә рус телендә укыту тыела. Бу турыда LETA агентлыгы хәбәр итте.

Шул ук вакытта шәхси югары уку йортларында һәм көллиятләрдә моңа кадәр кабул ителгән студентларны укыту дәвам ителәчәк. Ләкин 2019 елдан башлап рус телле программаларга яңа укучыларны кабул итмиләр.

Латвиядә дәүләт теле булган латыш теленнән кала, бу уку йортларында Европа Берлегендәге рәсми телләрнең теләсә кайсысында укыту мөмкин.

Латвия Мәгариф министрлыгы мондый тыю кертүне алдан кабул ителгән закон белән аңлата. Бу закон буенча барлык мәктәпләрдә дә латыш телендә укыту каралган. Моңа кадәр закон дәүләт югары уку йортларына гына кагыла иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot