news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Латвия Россия илчесенең 24 февральгә кадәр илдән китүен таләп итте

Россиянең Латвиядәге илчесе Михаил Ванин 24 февральгә кадәр илдән китәргә тиеш. Бу хакта Латвия Тышкы эшләр министрлыгы хәбәренә сылтама белән РИА новости яза.

Латвия 24 февральдән Россия белән дипломатик мөнәсәбәтләр дәрәҗәсен киметә, дип белдерде дүшәмбе көнне Тышкы эшләр министры Эдгарс Ринкевичс

«2023 елның 23 гыйнварында Россия Федерациясенең Латвия Республикасындагы илчесе Михаил Ванин Тышкы эшләр министрлыгына чакырылды. Россия илчесенә Латвиянең Россия белән дипломатик мөнәсәбәтләрне 2023 елның 24 февраленнән эшләр буенча вәкил дәрәҗәсенә (поверенного в делах) төшерелүе турында мәгълүмат җиткерелгән иде», – диелә хәбәрдә. 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100