news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Латвия Республикасының Рига шәһәрендәге “Чишмә” татар-башкорт җәмгыяте активистлары “Татар-информ”да булды

Кадыйровлар гаиләсе Казанга иртәгә узачак Республика көне чараларын тамаша кылу өчен килгән

(Казан, 29 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Латвия иленең Рига шәһәрендәге “Чишмә” татар-башкорт җәмгыяте активистлары булып китте.

Фәнил Кадыйров һәм аның балалары – Фәния һәм Рамил  Кадыйровлар агентлык хәбәрчеләренә иҗтимагый-мәдәни оешманың ни белән шөгыльләнүе, үзләрендә татар халкының милли бәйрәме Сабан туеның ничек оештырылуы һәм үткәрелүе турында сөйләп, мөселманнарның көнкүреше турында гомуми күзаллау тудырырлык мәгълүмат җиткерде.

Фәнил әфәнде билгеләп үткәнчә, Латвиядә 3 меңгә якын татар, 250-300 ләп башкорт исәпләнә. Татар-башкорт җәмгыяте рәисе Зөфәр Зәйнуллин җитәкчелегендә аның әгъзалары, бик еш булмаса да, татарларны берләштерүгә йөз тоткан төрле чаралар уздырырга тырыша. Ригада ике мөселман зыяратын тәртиптә тоту буенча эш башкарыла, “Чәкчәк-бәйрәм” үткәрелә, аулак өйгә чакыру һәм башка халык гореф-гадәтләре онытылмый.

Кадыйровлар гаиләсе Казанга иртәгә узачак Республика көне чараларын тамаша кылу өчен килгән. Тумышы белән Фәнил әфәнде Башкортстаннан икән, шуңа күрә, бәйрәмнән соң, аның балалары белән туган ягына кайтып килергә исәбе бар.

Агентлык кунаклары – милләттәшләребез белән әңгәмәне сайтта сентябрь ае башында укырга мөмкин булачак.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100