news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

^Латвия милли мәдәниятләр җәмгыяте ассоциациясендә татарлар өчен генә бәйрәм намазы узган

^Латвия милли мәдәниятләр җәмгыяте ассоциациясендә татарлар өчен генә бәйрәм намазы узган

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). 3 ноябрь көнне Рига татарлары аерым гына Ураза бәйрәмен уздырганнар. “Идел” татар җәмгыяте әгъзасы Ринат Ахунов “Татар-информ” хәбәрчесенә белдергәнчә, бәйрәм намазын Латвия милли мәдәниятләр җәмгыяте ассоциациясендә “Идел” мөселман җәмгыяте имам-хатыйбы Мидхәт Сатданов укыган. Анда Латвиянең “Идел” татар җәмгыяте әгъзалары, Латвиянең татар мәдәнияте үзәге вәкилләре һәм төрек теле үзәгеннән кунаклар катнашкан.

Бәйрәм намазыннан соң милләттәшләребез мәҗлескә җыелганнар. Һәм татар дөньясындагы яңалыкларны сөйләшә-сөйләшә чәй эчкәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100