news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Латвия һәм Эстония предприятиеләреннән балык консервалары кертергә рөхсәт ителде

Бу - Латвиянең SIA Karavela һәм Эстониянең DGM Shipping AS предприятиеләренә кагыла.

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ»). Россельхознадзор Латвия һәм Эстония предприятиеләреннән балык консервалары кертергә рөхсәт итте. Шул хактагы мәгълүмат ведомство сайтында урнаштырылган. Бу - Латвиянең SIA Karavela һәм Эстониянең DGM Shipping AS предприятиеләренә кагыла.

Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча Федераль хезмәт тикшерү барышында алынган материалларны яңадан карагач, әлеге предприятиеләрнең продукциясенә кертелгән вакытлы чикләүләрне гамәлдән чыгарды, диелә Россельхознадзор хәбәрендә.

Эстония һәм Латвия заводларыннан Россиягә шпрот консервасын кертү 2015 елда тыелган иде.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot