news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Латинга күчү турындагы карар сәясәткә бәйле түгел, дип белдерделәр Астанада

Казахстан президенты 2017 ел азагына кадәр яңа казах алфавитын һәм графикасының бердәм стандартын кабул итәргә кирәк дип белдерде.

(Казан, 20 апрель, “Татар-информ”). Казахстан президенты Нурсолтан Назарбаевның казах телен латинга күчерү турындагы карары сәясәткә бәйле түгел, дип белдерде республиканың Мәгълүмат һәм коммуникацияләр министры Даурен Абаев. Бу турыда  “РИА Новости” хәбәр итә

Мәгълүм булганча, апрель уртасында Назарбаев хөкүмәткә казах телен латин алфавитына күчерү графигын әзерләргә кушты. "Егемен Казахстан" (Бәйсез Казахстан) дәүләт газетасында басылган мәкаләсендә президент искәрткәнчә, 2012 елгы "Казахстан-2050" стратегиясендә ул 2025 елга латинга күчү планнары турында белдергән. Назарбаев 2017 ел азагына кадәр яңа казах алфавитын һәм графикасының бердәм стандарты кабул итәргә кирәк дигән.

"Барыгызны да ышандырырга телим, Елбасы (милләт лидеры- Т.и.) карары конкрет характерда һәм сәясәт белән бәйле түгел", — диде Абаев "Нур Отан" партиясе каршындагы "Мирас" республика киңәшмәсенең утырышы барышында.

Абаев билгеләп үткәнчә, казах телен латинга күчерү турындагы карар киң иҗтимагый резонанс тудырган.

"Бүген без казахстанлыларның моңа мөнәсәбәтен җентекләп өйрәнәбез ", — дип өстәгән министр.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100