news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Латин язуы мәсьәләсе ачык кала

Латин язуы мәсьәләсе ачык кала

(Казан, 28 декабрь, «Татар–информ», Руслан Мөхәммәтшин). «Киләчәктә, бәлки, без татар алфавитының латин язуына күчү мәсьәләсен күтәрербез һәм шундый тәкъдим белән федераль закон чыгаручыга мөрәҗәгать итәрбез», – дип белдерде бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин агымдагы елда парламент эшчәнлеге нәтиҗәләренә багышланган матбугат–конференциясендә.

Исегезгә төшерәбез, РФ составына керүче милли республикаларның дәүләт телләре алфавитын билгеләү хокукы, РФ Конституция суды карары нигезендә, федераль закон чыгаручыга беркетелгән. Бүген исә, ТР Югары суды «Латин язуы нигезендә татар алфавитын торгызу турында» 1999 елгы ТР Законының федераль законнарга каршы килүен һәм гамәлдә түгеллеген тану турында ТР прокуроры шикаятен канәгатьләндерде.

Татарстан парламенты җитәкчесе сүзләренә караганда, татар язуының латин әлифбасына күчү мәсьәләсендә иң яхшы хөкемдар булып вакыт тора. Ул бүген үк безгә үз кануннарын белдерә. Яшәешнең барлык өлкәләрендә глобальләштерү йогынтысы сизелә. Шул ук вакытта, Фәрит Мөхәммәтшин глобальләштерү белән бәйле негатив күренешләрне дә – аз санлы халыкларның телләре һәм мәдәниятләре югалу, унификацияләнү, стандартлаштыру –онытмаска чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot