news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Латин Америкасына Казанның ак аюлары 2 елга алып кителде

Алар Россия Федерациясенең Кызыл Китабына кертелгән һәм илдә махсус контрольда тора

 (Казан, 21 май, “Татар-информ”). Казан ак аюлары - Пилигрим һәм Аврора –Латин Америкасындагы “Сан-Паулу аквариумы”на (“Sao Paulo Aquarium”) киттеләр. Аюларны тапшыру Россия һәм Бразилия арасындагы мәдәни һәм фәнни-мәгариф хезмәттәшлек кысаларында, шулай ук Казан зооботаника бакчасына реконструкция үткәрү вакытында башкарылды.

Ике ел дәвамында Казанның ак аюлары Латин Америкасындагы иң зур аквариумнарның берсенә килүче халыкны сөендерәчәкләр. Кызыклы факт – ак аюлар Бразилиядә беренче һәм бердәнбер тапкыр якынча 20 ел элек – Совет гастроле циркы белән булганнар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: ак аюлар Россия Федерациясенең Кызыл Китабына кертелгән һәм илдә махсус контрольда тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100