Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Латин Америкасы Төркия сериалларын күпләп сатып ала башлаган
Шәрык белгече сүзләренчә, бу милли мәдәният үзенчәлеген таратуның бер ысулы.
(Болгар, 19 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Латин Америкасы Төркиядә төшерелгән сериалларны сатып алып күрсәтә башлаган. Бу хакта шәрык белгече, Мәскәү дәүләт университетының өлкән мөгаллиме Анна Беликова әйтте.
«Без әти-әниләр белән Латин Америкасы сериалларын карый идек. Ул якны сериалларның ватаны дип тә атап була. Хәзер Латин Америкасы Төркия сериалларын сатып ала башлаган», — диде ул «Ислам һәм массакүләм мәгълүмат чаралары» дигән квалификацияне күтәрү курсларында.
Аның фикеренчә, бу милли мәдәният үзенчәлеген таратуның - иң яхшы ысулы. «Моннан тыш, Төркия дәүләт кысаларында ислам динен яклый», — дип өстәде белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз