news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районының Лашман авылында яшәүче үз гаражында музей ясаган

Чирмешән районының Лашман авылында яшәүче үз гаражында музей ясаган
Марат Гомәров

Чирмешән районының Лашман авылында яшәүче Шәүкәт Гатауллин янына килүчеләр үзләре белән «күчтәнәчкә» нинди дә булса иске әйбер тотып килергә тырышалар. Йорт хуҗасы шундый кунакларны ярата.

Ул шулай итеп гаражында ясалган музей киштәләрен тулыландыра. Биеклеге – 6, иңе-буе 10 метрга 5 метрлы гаражның ике ягындагы катлы-катлы, озын киштәләр экспонатлар белән шыплап тулган.

«Өйдә ике будильник, «Янтарь» дип аталган ике стена сәгате бар иде, соңгыларының берсе - авылдашым Рифкать абый Галиуллин истәлеге, икенчесе - әбинеке. Фәхри бабай әтигә «коромысло» үлчәү, бизмән биргән булган. Хәзер дә бик төгәл эшли. Сугыш вакытында икмәкне колхозда шуның белән үлчәгәннәр. Әлеге әйберләрне кадерләп сакларга телим», - дип сөйләде музее хакында Шәүкәт Гатауллин.

Беренче вакытта аңа туганы Рауфан Зөфәров булышкан. Булган экспонатларны икәү киштәләргә тезәләр. Матур килеп чыккач, «музей директоры» тагын дәртләнә: авыл буенча йорттан-йортка диярлек йөреп, тарихи әйберләр җыярга керешә. Кайсын сатып ала, кайсын аңа болай гына биреп җибәрәләр.

Бүген аның музеенда унлап самавыр, дүртесе – җиздән; егермеләп транзистор, магнитофон, автомашина магнитолалары, утызлап стена сәгате, иллеләп будильник, җиде гармун һ.б. бар.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100