Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лашман мәктәбенең оста укытучысына тун бүләк иттеләр
“Авыл укытучысы” бәйгесенең җиңүчесе дип танылган башлангыч класс укытучысы Резеда Галимова өченче дәрәҗә Диплом һәм тун белән бүләкләнгән.
(Казан, 9 октябрь, "Татар-информ"). Лашман мәктәбенең оста укытучысына тун бүләк иткәннәр. Бу хакта "Безнең Чирмешән" газетасы яза.
Лашман урта мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Резеда Галимова “Авыл укытучысы” бәйгесенең җиңүчесе дип танылган, өченче дәрәҗә Диплом һәм тун белән бүләкләнгән.
"Конкурс “Мәгариф” журналы редакциясе тарафыннан оештырылды, - ди Резеда. – Бәйгенең беренче этабында “Укытучы – компетентлы шәхес” дигән темага 100дән артык эш тәкъдим ителгән. Мин дә бу бәйгедә үземне сынап карамакчы булдым һәм беренче этабында катнаштым. Җиңү турында уйламаган да идем.
Икенче этапка узган 30 эштән 10 эш сайлап алынды, алар рәтендә минеке дә булды. Финалистлар Казанда укытучылар каршында мастер – класс күрсәттек. Беренче һәм икенче урыннарны Актаныш һәм Арча районнары вәкилләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары яулады, мин өченче урынга лаек булдым."
Лашман урта мәктәбен тәмамлаган Резеда Бөгелмә педагогик училищесына укырга керә. Диплом алган яшь белгеч туган авылына, үзе белем алган мәктәбенә эшкә кайта. Читтән торып институт тәмамлый. Бүген инде аның 24 ел педагогик стажы бар. Тәжрибәле, үз эшен яратып, иҗади якын килеп башкаручы Резеда “Ел укытучысы” бәйгесендә һәм башка конкурсларда да актив катнаша, призлы урыннар яулый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз