Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лашман мәктәбенең “Мөгаллимә” фольклор коллективы республика фестивалендә дипломлы булган
Чирмешәнлеләрне “халык биюе” номинациясендә бүләкләнгәннәр.
(Лаеш, 27 май, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Лашман урта мәктәбенең “Мөгаллимә” фольклор коллективы Биектау районында узган “Иске Казан түгәрәк уены” татар фольклоры республика фестиваленнан икенче дәрәҗә Диплом белән кайттылар, дип яза җирле басма.
Чирмешәнлеләрне “халык биюе” номинациясендә бүләкләнгәннәр. Фәридә Мортазина мөнәҗәтләр бәйгесендә өченче урын яулаган.
-Фестивальда дүртенче ел рәттән катнашабыз. Узган елларны беренче урын да алдык, -ди Лашман мәктәбе укытучысы Рәмзия Ихсанова. – Аны ел да бик югары дәрәҗәдә оештыралар. Коллективлар төрле номинацияләрдә көч сынаша. Быел фестиваль барышында бик кызык “Такмак әйтеш” ярышы да узды.
Әлеге чарада республиканың 24 районыннан 46 фольклор коллектив чыгыш ясаган, барлыгы 300ләп кеше катнашкан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз