news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лашман кызы Таганрогтагы җәядән ату буенча ярышларда республика данын яклаячак

Чирмешән спортчысы Ләйсән Миһманова Бөтенрусия беренчелегенә әзерләнә.

(Казан, 21 май, "Татар-информ"). Җәядән ату буенча Казанда узган республика ачык чемпионатында Чирмешән районы өчен чыгыш ясаган Лашман мәктәбе укучысы, спорт мастерлыгына кандидат Ләйсән Миһманова (тренеры - Фаиз Билалов) җиңүче булган. Бу хакта "Безнең Чирмешән"  газетасы яза.

Шул ук мәктәптән Рәсим Вафин чемпионатта - дүртенче, Фәйрүзә Гатина сигезенче урынга чыкканар. Хәзер Ләйсән Миһманова Таганрогта узачак Бөтенрусия беренчелегенә әзерләнә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot