Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лашман авыл җирлеге башлыгы җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен бүләкләнде
ашманда 508 йортта 1331 кеше яши, Әмирне дә кушып санагач, 660 йортта 1648 кеше исәптә.
(Чирмешән, 30 апрель “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Кадыйр Гомәров). Шушы көннәрдә Чирмешән районы Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Габбас улы Фәттахов “Татарстан Республикасындагы җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен“ медале белән бүләкләнде. Аның күпьеллык нәтиҗәле хезмәтен, җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга керткән өлешен шулай бәяләделәр, дип яза район газетасы.
12 ел буе Лашман авыл җирлеге башлыгы постын биләүче, быел 50 яшен тутырачак Рәвхать Фәттаховка мондый тынгысыз эше ошыймы соң. Кызыктырырлыкмы?
Аның моңа җавабы әзер: -Ошый миңа эшем, чынлап әйтәм. Нәрсәдер хәл ителгәч, рәхәт сулап куясың, аны башкарып чыга алуыңа сөенәсең. Транспорт бирәләр, хакын түлиләр. Яшермим, төрле, кәеф төшкән чаклар да була.
Үз алдына конкрет максат куя белүче, грамоталы, төпле бу җитәкче нинди уйлар белән яши, нинди гамәлләр кыла. Аның катнашында башкарылган эшләр нидән гыйбәрәт?
Үзең алда булырга
Төзеклек, төзелеш ягыннан Лашман һәм Әмир авыллары районда иң-иңнәр арасында. Хәтта урам юллары да асфальтлы. Чиста су ягыннан проблема юк.
Әмирдә республика һәм район ярдәме белән балалар бакчасын, ФАПны, яңа мәктәпне үз эченә алган күпфункцияле үзәк төзеп куйдылар, мәдәният йортында капиталь ремонт үткәрделәр.
Лашманда яңа ФАП ачылды, яңа күпер ясалды, буа капиталь ремонтланды. Быел балалар бакчасын үзгәртеп коралар. Зур, кирәкле гамәл. Документлары әзер, финанс чыганагы билгеле. Иң мөһиме – эш башланган. Җирлек башлыгы бу объектларны яңарту мәшәкатьләре артыннан каядыр баруны авырсынмаган. Башкача булмый да, әгәр үзең йөрмәсәң, бер эш тә алга китми. Депутатлар бергә җыелганда, утырышлар вакытында күпләргә кагылучы җитди проблемаларны уртага салып сөйләшәләр. Әйтик, Лашманда яңа һәйкәл төзү тәкъдимен депутатлар күтәргән, ул эш үтәлгән дә.
Авыл кешесенең мәшәкатьләре күп инде. Җәйгә чыксаң мал карап, азык әзерләп тә байтак вакыт үтә. Сыерлы кеше бәйләгән сыман: малкайларны көтүгә куасы, каршылыйсы, сөтен савып, әле бит һәр көнне, аны урнаштырасы бар. Бу яктан районда янә шул Лашманда сыер тотучыларның күптәнге хыялын беренче булып тормышка ашырдылар – электр-көтүче “ялладылар“. Узган елда шушы җиһазлар сыерларга көн буе күз-колак булып торды. Түләү суммасы шартлы гына, халык аны һич күпсенми. Болай иткәч көтүче эзләп җәфаланасы яки чират буенча көтүгә чыгасы түгел. Инде Әмирдә дә электр-көтүче кайтартмакчылар, аңа заказ биргәннәр.
Рәвхать Габбас улы Фәттахов Лашман авыл җирлеге башлыгы булып, алдарак язылганча, инде 12 ел чамасы эшли. Моңа кадәр 5 ел “Әмир“ колхозын җитәкләде, Лашманда бригадир, агроном хезмәтләрен башкарды. Белгечлеге буенча юрист. Район Советы депутаты.
Карыңны да карыйлар
Җирлек башлыгының кышкы эшен, мөгаен, иң әүвәл юллар чисталыгыннан чыгып бәялиләрдер. Шулай икән, Рәвхать мондый рейтингта да алда – Лашманда һәм Әмирдә соңгы елларда хәтта тыкрыкларда да юл өзелми, кардан чистартыла. Бу эшне үзләренең техникасы – грант акчасына алынган трактор белән башкаралар.
Бүген халыкның мәшгульлеге турында да кайгыртырга туры килә. Элек зур-зур оешмалар урнашкан Лашманда алар юк инде, колхоз да элеккеге сыман куәтле түгел. Әмма күпчелек үз көнен үзе күрергә тырыша, шөгыль таба. Берничә гаилә терлек асрап керем ала. Әйтик, Гайфетдиновлар, Закировлар, Бадаевлар, Зыятдиновлар, Галимовлар, Миңнекәевлар шундыйлар. Улы белән, 77 яшьлек Хәдичә апа Лотфуллиналар 20 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 8 сыер асрыйлар. Каннарына сеңгән – малсыз тора алмыйлар.
Җирлек авылларында 11 мини-ферма бар. Быел бу сан икегә күбәергә мөмкин. Субсидия кирәксенүчеләргә авыл җирлеге Советы ярдәмгә, документлар тутырышырга гел әзер.
Өмә белән ансат
Рәвхать Фәттахов якындагы берничә елда ике авылда да зиратлардагы карт агачларны кисеп бетерү турында хыяллана. Бу эш башланган үзе.
Өмәләр уздырып, зиратларны чисталап тору да әйбәт. Әйе, өмә уздырып.
-Ул агачларны бригада яллап, акча түләп кистерергә тәкъдим булгач, беләсезме халык нәрсә диде: -Инде зират чистартырга да каяндыр кеше ялласак, мәетләрне җирләргә дә каберне акча биреп казытырга калырмы? Дөрес, белеп әйтәләр бит. Халык начар түгел ул, оештыручы гына кирәк, бөтен эштә шулай.
Фәттаховның Лашман һәм Әмир эшкуарларына да рәхмәте чиксез. Ниндидер чара, бәйрәм үткәрәсе булса аларга да мөрәҗәгать итә һәм яклау таба. Нефтьчеләр дә гозерләрне үтәргә тырышалар.
Салымнар җыю буенча Лашман җирлеге урталыкта. Күпчелек бу яктан аңлы, тәртипле, әмма берничә кеше ел саен бурычлылар арасында. Андыйларга карата, билгеле, катгыйрак чаралар күрергә, әйткәләшергә дә туры килә.
Лашманда 508 йортта 1331 кеше яши, Әмирне дә кушып санагач, 660 йортта 1648 кеше исәптә, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз