Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ларнака белән Казан арасында авиарейслар булдырылды
Очышларны «Россия» авиакомпаниясе башкарачак.
(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). 5 октябрьдә «Россия» авиакомпаниясе Татарстан башкаласыннан Ларнакага (Кипр утравы) чартер рейслар башкара башлаячак, дип хәбәр итә «Казан» халыкара аэропорты матбугат хезмәте.
Казан – Ларнака ил авиакомпаниясе өчен яңа маршрут. Җәйге навигация сезоны тәмамланганчы комфортабельлы 189 урынлы Boeing 737 һава судносында биш рейс башкару планлаштырыла.
5 һәм 12 октябрь көннәрендә Казаннан самолет 15 сәгать 30 минутта очып китә һәм Ларнака аэропортына 19 сәгать 35 минутта төшеп утыра.
8, 15 һәм 22 октябрь көннәрендә Казаннан иртәнге сәгать 5 тә очып, Ларнакага 9 сәгать 05 минутта төшә.
Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән. Кипрдагы җәйге вакыт Мәскәү вакыты белән туры килә.
Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз