news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лариса Сулима Севастопольнең мәгариф департаментын җитәкләячәк

2015 елдан 2018 елга кадәр ул Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары булды.

Лариса Сулима Севастопольнең мәгариф департаментын җитәкләячәк

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ»). Чаллыда туып-үскән, ТР Мәгариф һәм фән министрының элеккеге урынбасары Лариса Сулима Севастопольнең мәгариф департаменты директоры вазифасына билгеләнде.

Департаментның элеккеге җитәкчесе Елена Богомолова бүген губернатор аппарат киңәшмәсендә вазифадан азат ителде, дип хәбәр итә «Кырым-24».

Лариса Сулима 1970 елның 25 февралендә Чаллы шәһәрендә туа, Казан дәүләт университетының тарих факультетын тәмамлаган. Төрле вакытта ТР югары уку йортлары ректорлары советы каршындагы Тәрбия эшләре буенча координация советы башлыгы, «Казан-2013 Башкарма дирекциясе» коммерцияле булмаган автономияле оешмасы генераль директоры урынбасары, В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында тәрбия эшләре буенча проректор вазифасын башкара.

2015 елдан 2018 елга кадәр Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары була.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100