news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лариса Пономарева: “ТРның сәламәтлек саклау өлкәсендәге тәҗрибәсен башка төбәкләргә дә таратырга кирәк”

Казанда РФ Федераль Җыены Федерация Советы социаль сәясәт буенча комитетының күчмә утырышы узды

  (Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Алия Җамалиева). Бүген Казанда Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитетының күчмә утырышы узды.
Утырыш башланганчы, Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе урынбасары Лариса Пономарева журналистлар белән аралашканда, ТР сәламәтлек саклау объектларында алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. “Татарстанда күргәннәр шаккаттыра. Республикада кешегә квалификацияле ярдәм күрсәтү өчен барысы да уйлап эшләнелгән”, - дип билгеләп үтте ул. ТРның сәламәтлек саклау өлкәсендәге тәҗрибәсен башка төбәкләргә дә таратырга кирәк, дип белдерде Лариса Пономарева.
Бүген ТР Дәүләт Советында узган утырышта катнашучыларны Президиум һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе исеменнән, Татарстан парламенты җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова сәламләде. “Фикер алышуга куелган мәсьәлә бик мөһим”, - дип ассызыклады ул һәм бүгенге көндә йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары халык саны кимүгә йогынты ясаучы төп факторларның берсе дип өстәде.
Римма Ратникова эшче төркем әгъзаларына республикада медицина объектларына югары бәя бирүләре өчен рәхмәт белдерде. Шул ук вакытта Татарстан ирешкән уңышлары белән туктап калмаячак, чөнки бу тармакта проблемалар җитәрлек әле дип билгеләп үтте.
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары ТРда сәламәтлек саклау системасын үстерүгә зур игътибар бирелүе хакында сөйләде. Ул республикада 2015 елга уртача гомер озынлыгын 74,1 елга кадәр озынайту бурычы куелуын ассызыклады. Ул утырышта катнашучыларга уңышлы һәм нәтиҗәле эш теләде.
“Татарстанда финанс ярдәм бар һәм иң мөһиме – җитәкчелекнең яңа алымнар кертү теләге. Республика бер урында тормый, гел актив эзләнүдә. Яңа технологияләр һәм аларны куллану буенча эзләнә”, диде үз чиратында Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитеты сәламәтлек саклау буенча эксперт советы рәисе Виталий Омельяновский.
Шулай ук утырышта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Гадел Вафин “Төбәкнең йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү системасын камилләштерү өлкәсендә өстенлекләре” дип аталган доклад белән чыгыш ясады.
Чыгышлар вакытында сәламәтлек саклау системасын камилләштерүгә кагылышлы төрле аспектлар буенча фикер алыштылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot