Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Лариса Маликова: «Идел» журналы минем өчен бик кадерле
«Сөембикә» журналы баш мөхәррире Лариса Маликова «Идел» журналының яңа санын тәкъдим итү кичәсендә журнал турында фикерен әйтте.
«Минем өчен «Идел» журналы бик кадерле. 1960 елларда каенатам - шагыйрь Зөлфәт татар яшьләренең үз мәйданчыгы, үз журналы булырга тиеш дип, Камал театрында барган партия җыенында балконнан листовкалар ыргыткан булган. Шуның өчен аны университеттан куганнар. Моны Мәскәүдәге Әдәбият институты студенты Разил Вәлиев, Казандагы яшь шагыйрьләр Зөлфәт (Дөлфәт Маликов) һәм Мирза Мансуров оештырган булган», - диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Лариса Маликова «Идел» журналының яңа саны белән танышып чыккан. «Гомумән алганда, бу – яңа сулыш. Журналның яшәвен, кызыклы булуын телим. Ул миңа бик якын», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз