Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ларионова: ТР - Идел буе округында 1 мең кешегә исәпләгәндә туучылар саны буенча лидер
Татарстанда демографиягә аерым игътибар бирелә, чөнки ул - төбәк үсешенең бер нигезе. Тормыш дәрәҗәсе һәм төрле ярдәм программалары аркасында республика - 1 мең кешегә исәпләгәндә туучылар саны буенча Идел буе федераль округында лидер. РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутат Татьяна Ларионова «Волга» экспертлар клубы утырышында шулай дип белдерде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов.
«Бүген без демографик кризис һәм моның илкүләм иминлеккә бәйле мәсьәлә булуы турында сөйләгәндә, Татарстан 1 мең кешегә исәпләгәндә туучылар саны буенча Идел буе федераль округында беренче урында тора. Бу күрсәткеч буенча без Россиянең күп кенә төбәкләреннән алда барабыз. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүдән тыш, республикада күпсанлы ярдәм программалары эшли», - дип искәртте ул.
Ларионова 29 яшькә кадәр авылда беренче һәм өченче баласын табучы хатын-кызларга ярдәм программасын мисал итеп китерде.
«Соңгы 12 елда Татарстанда күп балалы гаиләләр саны 2,5 тапкыр артты. Чөнки аларга илебездә барлык төбәкләрдән дә иртәрәк керемнәрен исәпкә алмыйча ярдәм күрсәтелә башлады», - дип билгеләп үтте депутат.
Аның сүзләренчә, Татарстанда күп еллар элек кабул ителгән күп балалы гаиләләргә ярдәм чаралары Россиянең барлык төбәкләре өчен «алтын стандарт»ка әверелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз