Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ларионова: Татарстан казанышларының нигезендә Конституциягә беркетелгән хокуклар ята
Татарстан Конституциясе көне хәзерге яшьләрдә хокук аңы һәм сәяси культураны тәрбияләүгә хезмәт итә. Бу хакта «Татар-информ»га Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова белдерде.
«Татарстан Конституциясе көнен без мөһим дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтәбез. Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 елда – Россия җәмгыятендә реформалар һәм үзгәрешләр чорында кабул ителде», - диде ул
Парламентарий билгеләп үткәнчә, ил өчен авыр шартларда Татарстан, Россия составында калып, киләчәккә нигезләнеп үз Конституциясен төзергә һәм республиканың күпмилләтле халкына тыныч тормыш тәэмин итәргә карар кабул итте.
«ТР Конституциясе федераль үзәк белән субъектлар арасында вәкаләтләр чикләрен билгеләү процессына зур өлеш кертте, шулай ук республиканың РФ Конституциясе биргән хокукларын реаль эчтәлек белән тутырды», – дип ассызыклады ул.
Ларионова сүзләренчә, элеккеге СССР милкенең төп өлешен республикага беркетеп, аннары халык мәнфәгатьләрендә хосусыйлаштыру үткәрү бик мөһим.
«Бу Татарстанда күп кенә предприятиеләрне һәм хәтта тулы бер тармакларны саклап калырга мөмкинлек бирде. Без сәнәгатьтә һәм авыл хуҗалыгында үз сәясәтебезне эшләдек, бу бүген күренеп торган нәтиҗәләр бирә. Нәтиҗәдә республика икътисади үсештә һәм тормыш дәрәҗәсе буенча Россиядә алдынгы позицияләргә чыга алды», - дип аңлатты ул.
Депутат билгеләп үткәнчә, Татарстан төрле мәдәният һәм конфессия кешеләренең үзара аңлашу һәм татулык территориясе буларак дөньякүләм танылу алды. «Бу бик зур яхшылык, аның әһәмиятен киметергә ярамый, аларга кадерен белергә һәм даими рәвештә ныгытырга кирәк», - дип ышана ул.
Депутат фикеренчә, Татарстан Республикасы Конституциясенең татар телен һәм мәдәниятен торгызудагы әһәмиятен бәяләп бетергесез. Ул бу өлкәдә татар теленең яшәешен киңәйтергә, татар мәгарифе һәм массакүләм мәгълүмат чаралары системасын торгызырга, иҗтимагый һәм мәдәни чаралар үткәрергә мөмкинлек биргән тамырдан үзгәрешләр булуын искәртте.
«Бүген күпләр өчен бу гади һәм хәтта гадәти хәлгә әйләнде, әмма бу казанышлар нигезендә безнең республика Конституциясендә беркетелгән хокукларыбыз ятуын онытырга ярамый», - диде Лионова.
Ул билгеләп үткәнчә, үз Конституциясен кабул итү нәтиҗәсендә төбәк статусын күтәрү Татарстанга чит ил партнерлары белән ике яклы мөнәсәбәтләрне нәтиҗәле җайларга, актив рәвештә инвестицияләр җәлеп итәргә һәм икътисади күрсәткечләрне үстерергә ярдәм итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз