Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ларионова: Миңнеханов Россиядәге иң яхшы тернәкләндерү үзәген булдырырга кушты
Киләсе елда Бөгелмәдә махсус хәрби операция ветераннары өчен тернәкләндерү үзәге эшли башлаячак. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аны Россиядәге иң яхшы тернәкләндерү үзәге итәргә кушкан. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Дәүләт Думасының Татарстаннан депутаты Татьяна Ларионова хәбәр итте, дип яза хәбәрче Арсений Кәримов.
«Россия Федерациясе Социаль фонды белән Бөгелмәдә махсус хәрби операция ветераннары өчен тернәкләндерү үзәге төзү турында килешү имзаланды. Сентябрь-октябрьдә фонд җитәкчелеге башкарган эшне карарга киләчәк, дип килештек. Үзәкне булдыру өчен «Лилия» шифаханә-профилакторие базасында бина бирелде. Шуңа күрә без төзергә түгел, ә капиталь ремонт ясарга, бинада яхшы тернәкләндерү җиһазлары урнаштырырга тиеш булачакбыз. Бу объект Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның киңәшмәләрендә төп объектларның берсе булачак. Моннан тыш, ул бу иң яхшы, эталон үзәк булырга тиеш, аннан башка төбәкләр дә үрнәк алачак», - дип белдерде Ларионова.
Кирәкле җиһазлар белән җиһазландырганнан соң үзәктә махсус хәрби операция ветераннарына, шулай ук һөнәри авырулы хезмәткәрләргә һәм җитештерүдә зыян күрүчеләргә медицина реабилитациясе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча комплекслы хезмәтләр күрсәтеләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз