Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ларионова Казанның 7нче хастаханәсенә Марат Садыйков исеме бирергә тәкъдим итте
Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова Татарстан Республикасы Казан шәһәренең «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» сәламәтлек саклау дәүләт автономияле учреждениесенә арабыздан киткән ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковның исемен бирергә һәм мәңгеләштерергә тәкъдим итте. Ул шулай ук министрның туганнарына һәм бөтен республика халкына кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерде.
«Истәлекне мәңгеләштерергә һәм Татарстан Республикасы Казан шәһәренең «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» сәламәтлек саклау дәүләт автономияле учреждениесенә М.Н.Садыйков исемен бирергә тәкъдим итәм. Һәм моны хәзер үк, махсус даталарны көтеп тормыйча эшләргә кирәк. Марат Наил улын хәтерендә яхшы яктан озак саклаячак һәркемнең ярдәменә өметләнәм» , – дип язды ул үзенең телеграм-каналында.
Исегезгә төшерәбез, Марат Садыйков 29 гыйнварда 53 яшендә вафат булды, аның белән хушлашу мәрасиме бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узды. Анда Россиянең Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башкалар катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз