news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ларионова: Ел нәтиҗәләре буенча фәкыйрьлек дәрәҗәсен 12 процентка киметү мөмкин булды

Акчалата ярдәм тиз, белешмәсез, бер гариза буенча, ә кайчак аннан башка да бирелгән.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Узган ел нәтиҗәләре буенча Россиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсен яңа ярдәм чаралары белән 12 процентка киметүгә ирешелде. Татарстан бу эшкә беренчеләрдән булып кушылды һәм «алдынгы позицияләрне» күрсәтте.

«Дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше балалы гаиләләргә ярдәм итү. Пандемия вакытында керемнәр кимү чорында, беренче чираттагы ярдәм чаралары гражданнарның бу категориясенә кагылды», — диде Россия Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова «Бердәм Россия» онлайн-кабул итү бүлмәсендә.

«1,5-2 елда төрле яшьтәге балаларга бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең тулы бер сериясе гамәлгә куелды. Оператив чаралар иң катлаулы чорда авыр хәлдә калган гаиләләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирде. Ярдәм социаль казначылык принциплары буенча — тиз, белешмәсез, бер гариза буенча, ә кайчак аннан башка да бирелде. Бала тугач, фәкыйрьлек куркынычын киметүгә аерым басым ясалды. Беренче чиратта, өч яшькә кадәрге балаларны тәрбияләүче гаиләләр дә ярдәм алды», — диде ул.

Спикер мәгълүматлары буенча, узган елдан Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча мәктәп укучылары булган ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр түләүләр алды, өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалары булган аз керемле гаиләләр өчен пособиеләр түләнде. Моннан тыш, 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балаларны ялгызы тәрбияләүче ата-аналарга яңа ярдәм төре кертелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100