news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ларионова: Биләр - Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә тарихи әһәмияткә ия урын

Биләр - бай мәдәни һәм тарихи мираслы уникаль урын. Ул Болгар һәм Зөя белән бер рәткә баса ала. РФ Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Татьяна Ларионова «Татар-информ»га шундый фикерен белдерде.

«Биләр - Татарстан өчен генә түгел, бөтен Россия өчен тарихи әһәмияткә ия уникаль урын. Биредә даими рәвештә археологлар эшли, алар иң борынгы артефактларны табалар. Әлегә Биләр Болгар һәм Зөя кебек зур программаларга кертелмәгән, әмма эш алып барыла», - дип билгеләде агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренә караганда, Биләргә килергә теләүчеләр саны елдан-ел арта, өстәвенә, республикадан гына түгел, бөтен Россиядән һәм башка илләрдән дә киләләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot