news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаос Президенты Тхонглун Сисулит Казанга килде

Лаос Президенты Тхонглун Сисулит Казанга килде
Фото: © Кирилл Зыков, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Лаос Президенты Тхонглун Сисулит БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде.

Саммит 22 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Мәртәбәле кунакны Татарстан Республикасы башкаласы халыкара аэропортында Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды. Аэропортта Тхонглун Сисулитка чәкчәк һәм икмәк белән тоз тәкъдим иттеләр.

Фото: © Кирилл Зыков, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

Лаос Президенты Тхонглун Сисулит БРИКС саммиты кысаларында Россия Президенты Владимир Путин белән очрашачак.

  • БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100